Асия Юнысова "Ялган"

Асия Юнысова "Ялган"

9нчы көн #әдәбимарафон2025 Разак тәгәрәп-тәгәрәп елады: — Нигә ул мине алдаган? Нигә ул миңа ялганлаган? Баштан ук яшермәсен иде. Мин бит аны яратып өйләндем. Бөтенесен әйтсен, сөйләсен иде. Кичерә идем. Баланы үземнеке итеп үстерә идем! Әлфияне абыйсы барып алган. Разак янына килеп йөрмәде хатын. Ялгыз калган ир районның икенче читендәге хуҗалыкка барып урнашты. Шунда бер яшь кенә нәрсәгә өйләнгән, диделәр. Бер-бер артлы кызы белән улы туган икән, дип тә сөйләделәр. Тик яңа гаилә, туган сабыйлар Разакка бәхет китермәгән. Яшь кенә көе хатыны гүр иясе булган. Моннан берничә ел элек бәхетсез ата үзе дә улы кулыннан һәлак булган икән дигән күңелсез хәбәр иреште. Менә шулардан соң халык арасында, Әлфия гөнаһсыз булгандыр, иргә ятим баланың яше төшкәндер дигән кебегрәк сүзләр йөрде. Кем белә? Бәлки, Разак, күңелендә шик йөртеп тә, гөнаһсыз сабыйны, Ходай биргән яңгыр кебегрәк кабул итеп, йөрәгеннән урын биргән булса, авылдагы бер нигез корымас, Сабан туе мәйданына яңа пәһлеван чыккан булыр иде. Ялган тотам дигән булып, язмыш белән уйнарга ярамый шул. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АсияЮнысова #Ялган #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

96

0