
Нәбирә Гыйматдинова "Тимә, ярамый"
...Ертык күңелне ничек типчеп ямыйсы икән? Аңа нинди ямаулык кирәк, ә? Йа, нәрсә сөйлим мин! Күңел чүпрәк түгел лә. Мин, чарасыз калып, үз-үземне табалыйм. Әмма файдасы гына юк. Нишлим, ниләр кылыйм? Кылкаләмем кипте, киндерләремне тузан каплады. Иҗат учагында кисәү генә пыскый... Тирә- ягым караңгылыкка чумган... Чөнки күңел ертык... «Зинһар, хәлләремне аңлагыз!» — дип, берегезгә дә ялвармыйм. Аңламагыз! Аннан гына миңа тамчы да җиңеллек өстәлмәс. Адәм баласы иңендәге таш тутырган биштәрен бары тик үзе генә бушата ала.
62
0