#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025  10 нчы көн Рифат Шигапов Тормыш

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 10 нчы көн Рифат Шигапов Тормыш

Көннәр матур булган, Кояш көлеп торган, Мин туасы язның аенда, Елый-елый бугай, Мин туганмын шулай, 53нең 6 нчы маенда. Җиде яшькә җиттем, Гүя колын идем, Ярсып чаба идем далада. Каннар уйный иде, Җаннар уйный иде, Җен котыра иде балада. Ун яшькә дә җиттем, Инде укый идем, Карый идем инде кызларга. Йөрәк ярсый иде, Йөрәк сорый иде, Мәхәббәттә янып, сызларга. Унбиш яшькә барам, Сөюләрдә янам, Бигрәк кайнар сөю учагы. Мәхәбәттә янам, Ләкин җитми һаман, Җитми икән кызлар кочагы. Унсигезем тулгач, Инде егет булгач, Армиягә мине алдылар, Яшьлегемнән алып, Погоннарын тагып , Иңгә минем шинель салдылар. Инде солдат булып, Кайчак күңел тулып, Йөрәк минем ярсып типкәндә, Моңсулана идем, Хатлар яза идем, Туган якны якын иткәнгә. Егермегә җиткәч, Хезмәт итү беткәч, Авылыма кайттым әйләнеп. Сөйгән ярым белән, Яшәрбез дип бергә, Чәчләребез чәчкә бәйләнеп. Чирек гасыр үткәч, Яңа еллар җиткәч, Өйләндем мин сөйгән ярыма. Бергә булыйк диеп, Тормыш корыйк диеп, Алып кайттым өйгә, яныма.

Тэглар:

76

0