
Нәбирә Гыйматдинова "Нурулла"
Нурулла йодрыгы белән маңгаен төйде. Их син, ахмак! Кем белән фикерләшәсең син? Кемнән ярдәм сорыйсың?! Бу бит чапанга төренгән парторг Мирхан Касыймов! Теге шомлы елларның кара шәүләсе бит бу! Бер җылы оядан икенче җылы ояга оялаган карчыга бит бу! Ул, авылдашларын җыеп, чаң сукмакчы иде, иртәгесен аны рәислектән алып ыргытты хаким. «Карчыга» сәгате-минуты белән, барып, «дусты»на каркылдаган иде.
65
0