Галия Әхмәтова "Үзгәреш"

Галия Әхмәтова "Үзгәреш"

8нче көн #әдәбимарафон2025 Ул инде хастаханәдә уянды. Аяклары гипста иде, бер кулын да кыймылдата алмый. Шул секундта Рафиска куркыныч булып китте. Янында авыр минутларда ташламаган якын кешесе булуын теләде. Нәфисә! Ул Нәфисәне көтте. Ул озак көттермәде. Күз яшьләренә буылып килеп керде хатыны палатага. Рафис аңа шундый рәхмәтле иде. Үзен гаепле хис итте, Нәфисәсе каршында аңа хәтта оят иде. Икенче көнне ул Нәфисәгә хыянәте турында сөйләп, гафу үтенде. «Ташлама мине, гомерем буе тугры булырмын», – дип әйткәндә күзләреннән яшь бөртеге чыкты хәтта. Нәфисә аның хыянәте турында гоманлаган булган инде, әмма эндәшмәгән. Алар барысын да киредән башларга сүз куештылар. Рафис кына терелеп аякка бассын. Алина килсә, барысы да бетте дип әйтермен дип, уйлап куйды күңеленнән Рафис, әмма кыз күренмәде. Бу авария Рафисны үзгәртте. Ул үз һөнәре буенча эшкә керде. Кичләрен дә һәрдаим дуслары янына йөрүдән туктады. Рафис әти булырга да җыена иде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГалияӘхмәтова #Үзгәреш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

85

0