8 көн

8 көн

Соклану И дулкыннар, Сезгә булган… булсын Бу мәңгелек ирек! Ялгышырмын, дигәндер лә дөнья, Аны миңа биреп. И дулкыннар, Сезгә булган… булсын Бу мәңгелек сөю! Сезнең мәхәббәтне кимсетүдер "Мин дә сөям" дию. И дулкыннар, Боз-богаулар сынгач Сезгә бәйрәм генә! Көзләр килә… яфраклардан алда Дөрләп янам менә. И дулкыннар, Бик тиз сүндерәсез Уты тамса көзнең… Уттан туып, уттан үлгәнегез Юк шул әле сезнең. (95 бит) #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #белемрадиосы #татартеле #укыган әсәрнең (китапның) исеме #әсәр (китап) авторы

100

0