
7 көн
Бергәләп жырлыйк Бергәләп җырлыйк "Туган тел" җырын, Кечкенә чакта җырлаган кебек. Һавада - кояш, җирдә - туган тел Булмаса әгәр - зураймас идек. И туган телем, Идел-ил җыры, И әнкәм теле, тере изгелек! Югалсам - таптың, янсам - син генә Ирнемә сулар тигердең килеп. Сөенеп җырлыйк туган тел җырын, Онытканнарның бәгырен телеп. Мин ятим түгел икән әле, дип, Сабыйлар иртән уянсын көлеп. Җырлаган әнкәм: дөньядан балам Китмәсен, диеп, үземнән элек… И туган телем, сиңа да шундый Изге теләкләр тели Мәңгелек. (92 бит) #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #белемрадиосы #татартеле #укыган әсәрнең (китапның) исеме #әсәр (китап) авторы
96
0