Зөлфәт.Мәңгелек.

Зөлфәт.Мәңгелек.

8нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Иңнәреңдә уйный икән Һаман шул ук пар толым. Шул ук оялчан елмаю... Шул ук сәер тартыну... Һаман җырлар яратасың. Җырларың миңа таныш, Җырлаган саен аларга Өстәлә бара сагыш. Җырлама син ул җырларны, Тын гына Ыкка кара, Ык төбеннән яшьлек сыман Болытлар агып бара. Аяк астында болытлар - Көзге Ык көзге сыман... Болытларга тиеп булмый: Яшьлектәй изге сыман! Без дә шул болыт шикелле Агабыз да агабыз, Бер көн килгәч, җир өстенө Тамчы булып тамабыз. Беребез тама - гөллөргө, Беребез тама-ташка... ...Ак болытка әверелеп Очабыз яңабаштан. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Зөлфәт #Мәңгелек #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

58

0