
8 нче көн. Айзидә. Лира ИБРАҺИМОВА.
Көнозын янып арыган кояш баешка башын салган иде инде. Гөлҗамал тәрәзәдән күзен алмады. Әнә, март кояшының көләч нурында балкып яткан ап-ак тау битләренә зәңгәрсу төс иңә башлады. Урман авызында Айзидә әле һаман күренмәде. – Быел әнә тагын укуы калды. Сез укысын, дип, баланы надан итәбез бугай инде, – диде Гөлҗамал, Айзидә турындагы сүзне әллә кайсы очтан башлап. Әйтерсең, кызына кагылышлы барлык чишелеш тапмаган мәсьәләләр тутырылган сандыкны ачып җибәрде дә, кулын тыгып, эләккән берсен тартып чыгарды. Пошынып әрле-бирле йөргән анасының хәзер нидер кузгатып, туздырып атарга да күп сорамаганлыгын белгән Дәүләтҗан, беравык сүз катырга шүрләбрәк торды. Ләкин дәшми торуының да яхшыга илтмәгәнен белә ул. – Әни, менә быел ни сәбәпле укырга бармады соң ул? Күзгә бәреп сораганнан Гөлҗамалның кайнавы бераз басылып киткән сымак булды. – Ник бармады? Соравы җиңел. Ник бармады, имеш... – Хатын, сорауга җавап эзләгәндәй, сөйләвеннән туктап, җәһәт хәрәкәтләр белән өстәлгә бер чуен «чикмәнле» бәрәңге, сөт, тозлаган кыяр, кәбестә, сөлгегә төрелгән кара икмәк чыгарды. – Ник бармады? Соравы җиңел. Ник бармады, имеш... – Хатын, сорауга җавап эзләгәндәй, сөйләвеннән туктап, җәһәт хәрәкәтләр белән өстәлгә бер чуен «чикмәнле» бәрәңге, сөт, тозлаган кыяр, кәбестә, сөлгегә төрелгән кара икмәк чыгарды. – Ничек барсын соң? Мин эштә, – дип, сүзен дәвам итте ул. – Заготзернога иртән китәм, кич кайтам. Ул да, мәктәпкә караңгыдан чыгып китеп, төнлә генә кайтып егыла. Якын ара түгел. Йортны кем карый? Икәүләшеп ташлап чыгып китеп буламыни? Сыерны бетерсәк, җиңелрәк булыр иде дә. Аны да бетереп булмый әле. Сезне укытасы бар. Сыерсыз бөтенләй терәксез калабыз. Әле тырыштырсаң – сөте, мае бар. Шул Айзидә аркасында гына кыш чыга инде ул, бахыр.
70
0