7 нче көн. Кайтаваз. Рөстәм САФИН

7 нче көн. Кайтаваз. Рөстәм САФИН

Тәмам тынычлык һәм ризалык кичергән хуҗа җылы өенә кергәндә төшке аш вакыты күптән узып, кояш офыкка шактый якын килгән иде инде. Ашау аның өчен гадәт булмаганга бик борчылып тормады. Ачлык кичермәгәч бары тик вакыт җиткән өчен генә бернинди ризык капмый иде ул. Ләкин шулай да чәйдән баш тартмады. Канәгать эшне жылы өйдә кайнар чәй белән тәмамларга уйлады. Чәйнегенә су тутырып кулына шырпы алгач - ах, итте Саҗидә әби: - Шырпы! Шырпы саналмаган! Кулында булганның барысын да читкә куеп, өстәл астында торган зур кәгазь тартманың шырпыларын идәнгә бушатты ул. Калтыраган куллары белән яңабаштан санап, бик зур тәртип белән тутырырга, ниһаять дөньясын түгәрәкләргә иде аның исәбе. Инде йөзгә җитәргә аз гына калганда берсе кулыннан идәнгә төшеп, аңа кадәр санаганнар исәбен онытты. Рәттә булганнар санына игътибар итмәгәнгә, бушатмый гына эш җайлау ысулын тапмагач: - Я ярар, Ходаем ташламас әле диде дә, саналганнар янына саналмаганнарын салып, урынына куйды. Әлеге мөһим мәшәкать тәмам булганда көн кояшын качырып, үзе дә аннан киткән иде инде. Кичке ашын ашап тормады ул. Канәгать җаны намазын кылып кешелеккә бәхет теләгәч, иртән укыласы түшәм утларын сүндерде.

Тэглар:

48

0