8 нче көн Нәбирә Гыйматдинова "Сөйлим,тыңла"

8 нче көн Нәбирә Гыйматдинова "Сөйлим,тыңла"

«Бүген әйтәм, иртәгә әйтәм» дия-дия, көн арты көн үтте. Ни хикмәт, «әйтәм» һаман артка чигенә-чигенә, теләк нокта кадәр генә калды. Агентлыклар мине кызыксындырмый башлады, чөнки миндә башка юнәлештәге талант ачылды: мин сату-алу мәсьәләсендә яхшы гына алдыртам икән лә. Тикмәгә генә ике «сәүдәгәр»дән тумаган шул: базарда умартачы әти бал сатса, әни халыкны сөт-каймак белән кинәндерә иде. Мәңгелеккә генә иртәрәк күченделәр… Сәүдәм матур гына табыш китергәндә, дипломга алданып «алтын сандык»ка бик салу үзе үк ахмаклык иде. «Министрлык» дип кәпрәйгән иремнең дә кикриге тиз шиңде: төшемле эш тимәгәч, ул машинасын гаепләде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #СөйлимТыңла #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

13

0