
7 нче көн Нәбирә Гыйматдинова "Сөйлим,тыңла"
Тәмле тел хатын-кызның иң көчле коралы бит, мин дә, шуны файдаланып, егетне юмаларга керештем. Тамчы таш тишә, диләр. Минем телемнән тамган назлы-иркә сүзләр Ильясны берникадәр җебетте. Без аның машинасы белән коттедж хуҗабикәләренә сөт ташыдык. Клиентлар даирәсе үзеннән-үзе киңәйде, күрше бистәләрдән дә заказлар яуды һәм үзенә күрә бәләкәй генә бизнес оешты. Дәүләтша карт керемне санамады, аның өчен бала кебек баккан кәҗәләре генә исән-сау яшәсен иде. Беркөнне ул, әүлиямыни: – Себер дә Себер дисез, кызым, андук еракларда тилмермәгез, никахлангач, миндә торыгыз. Ызбам сезнең карамакта. Бер генә шартым: кәҗәләремнең нәселен корытмагыз, – диде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #СөйлимТыңла #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
17
0