
Зөлфәт.Җилләр чиртә сары камылларга
7нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Җилләр чиртә сары камылларга. Кояш - безгә шулай күренгән - Алтын арышларга сыдырылып Күтәрелә басу түреннән... Җир изүен чишеп сулыш ала, Бирелгән ул кояш иркенә! Борчулары аның, искәрмәстән Башак булып җанга төртелә. Карашларым тия офыкларга, Һәрбер тойгым нурга төренгән. Йөгер, кояш, басу юлы буйлап, Күтәрел дә басу түреннән... Син салават күперенә гүя Җиз кыңгырау итеп тагылган! - Күпер-дуга! ...һәрбер чыңы аның Тойгыларга килеп кагылган. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Зөлфәт #Җилләрчиртәсарыкамылларга #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
29
0