
Рябина Хат Тормыш матур"
7 нче көн #әдәбимарафон2025 Зарланмагыз тормыш авыр, диеп Булганына шөкер итегез Туры атла һәрчак сукмагыңны Тапланмасын сезнең битегез. Авыр, диеп һичтэ башың имә Бөгелмәсәң тормыш сындырмый Алларыңа әгәр максат куйсаң Ярты юлда ташлап калдырмый. Күз яшеңне түкмә юк барга син Ходай бирми кутәрә алмасны Берни эшләмичэ тик ятканның Авызына төшми ожмах алмасы... Әрнемә син, нигэ микән,диеп Язмыш хаман сыный, туктамый Аллаһыга хәркөн дога кылыйк Калдырмас ул, сине якламый. Рәнҗү алма, кирәкмәгән сүзне Әйтә күрмә берүк, беркемгә Үз гөнаһын һәркем, узе алыр Ходай узе салыр хөкемгә. Башың им, җилләр каршы иссә Берчак ул да, юлын узгәртер Дошманнарың сине урап узар Дус иткәне тик рәхмәт әйтер! Тезлэреңне бөгә күрмә берүк Бер тезләнсәң авыр торуы Бәхет бит ул тапкан малың белән Бу дөньяда тормыш коруы. Ни булсада бары алга атла Язмышларны җирдә узең кор Эшләнәсе эшләр бик күп әле Җырланмаган әле безнең җыр Бәхеттер ул,җирдә матурлыкны Күреп, тоеп яши алулар Бар кешегэ ходай насыйп итсен Бу тормыштан ямьнәр табулар. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РябинаХат #Тормышматур #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
30
0