
Рафаэль Сибат "Үпкә"
7нче көн #әдәбимарафон2025 -Хәтерлисеңме, 3 курста укыганда син бер тәңкә акча югалткан идең... – диде бөкре ир, аның сүзләрен бөтенләй ишетмәгәндәй. – Югалган бер тәңкә каян хәтердә торсын инде ул. Аннан соң унөч ел узды бит инде, – диде Нисбах, әллә кайчангы бер тәңкәне искә төшерүенә аптырый калып. – Мин таптым аны, малай... – Әйбәт булган! – Карават астыңнан таптым да ашханәгә кереп ашап чыктым... Ач идем мин ул көнне... – Тамагың туйган алайса, бигрәк тә әйбәт булган! – Менә шул бер тәңкәне... – диде бөкре озын ир, – китерә килгән идем... Ул аксыл бармакларын кесәсенә шудырды да, берлек эзләп булса кирәк, капшана-актарына башлады. Нисбах үз колакларына үзе ышанмады. – Мә, малай, ирнеке ирдә калмасын! Ачуыннан шыгырдап ачылды да шарт итеп капка ябылды. ...Нисбах Хөснуллин чын-чынлап үпкәләгән иде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РафаэльСибат #Үпкә #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
40
0