
7 нче көн. #әдәбимарафон2025
Габдулла Тукай Җир йокысы Кырга ак кардан Юрган ябылган; Җир язга чаклы Уйкуга талган. Ул тормас, йоклар, Кышлар үтмичә,— Кыйбладан кошлар Кайтып җитмичә. Язның айлары, Апрель, майлары, Бик матур сызлып Аткан таңнары; Урман шаулавы, Кошлар сайравы, Күкләр күкрәве, Яңгыр аннары. Коену көн саен Кояш нурында; Аннан соң тагын Төшкән чык төндә. Бу хәлләр җиргә Барчасы бергә Калган тик инде Төштә күрергә. Җир йоклый тыныч, Күреп тәмле төш. Уяныр әле, Тукта, үтсен кыш! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГабдуллаТукай #Җирйокысы #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
43
0