
Фәүзия Мөхәммәтова "Туган йорт"
7 нче көн #Әдәбимарафон2025 Туган йорт И туган йорт! Җанга газиз син булганга, Күңелемнең чишмәләре Мөлдерәпләр бер тулгана. Кошларның да Үз илендә бар оясы - Яу чыкканда аркаланып Сыенырлык таш кыясы. Яшәү өчен Таянырлык иң зур терәк - Туган җирдә туган нигез, Туган йортың булу кирәк! Бишегендә Тәүге тапкыр авыз салып, Ата-ана фатихасын, Нәсихәтен иңгә алып. Туган йортта Һәрберебез тәпи баскан, Биниһая киң дөньяга Туган йорттан ишек ачкан. Рәхим-шәфкать - Туган йортта шыткан шытым. Телле иткән, моңлы иткән Динле иткән туган йортым!
58
0