
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 8нче көн Фатих Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”
Биктимернең әнисе Маһруй җиңги коймак пешерергә уйлый. Тукта әле, безнең авыз да коймак ашап карасын бер, дип, үзеннән-үзе сөйләнеп ала һәм, шулай итеп, коймагына баш ясап куя. Коймак бик яхшы булып әчи, кабара, бер сүз белән әйткәндә «менә авызга керәм... менә керәм» дип чымырдап тора башлый. — Ай Алла! Тагын кешегә барырга кирәк,—дип, тирән генә көрсенеп куя Маһруй жңңги. Мич башында кыштыр-кыштыр килеп чабата киндерәсен ялгап маташа торган кечкенә Биктимергә кычкыра: — Бар, Биктимер, хәзер үк Чат Җамалиларга йөгер, әни таба сораган иде, табагызны биреп торыгыз әле, диген. Яшереп булмый, Биктимернең сүз тыңлый торган гадәте кече-кечкенәдән бар иде. Андый шатлыклы көнне, әйтик, коймак пешерелә торган көнне, аның ул гадәте бигрәк тә көчәеп киткән, күрәсең. Анасы әйтү белән Биктимер, чабата киндерәләрен дә бәйләп тормыйча, мич башыннан атылып төшә дә иске бишмәте белән иске бүреген тиз генә эләктереп чыга башлый. Ләкин ул чыгып өлгерми, Маһруй җиңги, аны туктатып, тагы бер кат бик ныклап тукый: — Аягың тигән җиргә тисен, тимәгән җиргә тимәсен, югыйсә камырым ташый, хәзер үк кайт. Ишеттеңме? — Ишеттем,— ди Биктимер.— Ишетсәң — шул, бер җирдә дә тукталып торма, йөгереп бар да йөгереп кайт,—дип, өченче кат тукый анасы, Биктимер тәмам чыгып киткәч, капка төбенә килеп җиткәч, Маһруй җиңги аны тагын туктата: — Болай гына булмас син ачык авыздан. Син, Биктимер, барганда да, кайтканда да авыз эченнән: «Әнинең камыры кабара, әнинең камыры кабара»,—дип кабатлап бар. Ишеттеңме? Табалары буш булганлыктан, тегеләр зур гына бер табаны Биктимергә тоттырып җибәрәләр. Кайтырга чыга Биктимер. Үзе йөгерә, үзе һаман «Әнинең камыры кабара”ны авыз эченнән кабатлап кайта. Күрәсең, бөтенесе ал да гөл булып, коймак дигәнең авызга үзе шуып керергә тора. Шулай итеп, безнең Биктимеребез авыз эченнән әлеге дә баягы «... кабара» ны кабатлап, ә куллары белән зур табаны кочаклап кайтып килгәндә, бәхеткәме, бәхетсезлеккәме каршы, аның юлы Чишмә тавына килеп чыга, ә тауда су сибеп катырган көзгедәй шугалак була. Шугалакта бала-чагалар шау-гөр килеп чана шуып уйныйлар. Бу чаналы малайлар Биктимернең иптәшләре булмасалар да, аларның кычкыра-кычкыра чана шуулары Биктимерне кызыктыру өчен җитә кала. «Эх... минем дә чанам булса...—дип, эчке яну белән уйлап куя Биктимер. Чаналы малайларга сер бирәсе килмәгән Биктимер, аны-моны уйлап тормастан, кулындагы табасын куя да, шуңа утырып, шугалактан тау астына шуып төшеп китә. Тел белән сөйләп, каләм белән язып бетерә алмаслык бәхет эчендә күмелеп кала Биктимер. Тагын менә, тагын төшә, тагын менә, тагын төшә.. Ә бераздан соң инде, бозланып каткан итекләрен шыгырдатып, табасын кочаклаган көйгә, әкрен генә атлап өйгә кайтып керә.
57
0