
7 нче көн. Кайтаваз. Рөстәм САФИН
Шул теләкне теләп ашыгудан җиңел киенгән килеш бусагадан тышка атлады. Кичәге юеш җир бүген боз булып катканын күргәч, омтылышы дөреслегенә ышанып шатланды хәтта. Үзе кебек карт, кыйшаеп беткән сараен ачып ут яндыра торган төймәне эзләргә кереште. Кайда икәнен белеп бик озак капшаса да таба алмады, тәмам алҗыды, зур җәфалык кичерүдән арып туктады, ләкин уеннан кире кайтмады. Кайчандыр кул уңаенда булган төймә, кечерәеп, җиргә иңгән Саҗидә әби өчен бик югары иде шул хәзер. Газаплана торгач бераз көн яктырып күзләре белән күргән төймәгә басты. Өч дистә ел элек мулдан хәзерләнеп һаманда кулланмаган утын урынында калып, бер кая да китмәгән иде. Аны күрү белән Саҗидә әбидән гел читкә омтылган җан тынычлыгы да! Инде чыккан юлы сарайдагы тәртипне дә күздән кичерергә булды ул. Берәр дистә саналып бәйләнгән туры һәм кәкре кадаклар, өч кырынлы игәүләр, чалгы яный торган кайраклар, көнбагыш мае сөртелгән балта, чүкеч, өтерге, пычкылар, сыер арканлый торган җепләр, ат дагасы, дугасы, йөгәне, дилбегәсе, тагын әллә никадәр тимер-томыр, торба кисәкләре, тупсалар - барысы да бер тәртиптә, пөхтә итеп төзелгән килеш кинәт килә торган кара көннәрне көтеп яталар иде. Шактый тынычланган Саҗидә әби сараен ябып өенә ашыкты. Бу әле кыш белән бәйләнгән эшләрнең бары тик яртысы гына булып, тулаем тынычлык шактый кайгырту сораганга, бераз ял итеп иртәнге чәен эчәргә булды. Чәйдән соң әле һаман да җыелмаган урынын күргәч бик гаҗәпләнде ул. Карт зиһене аның белән дуслыгын күптән өзгән булса, гадәте нигә ташлаганын һич аңлый алмады. Гадәт китсә мин нишләрмен дип борчылды ялгыз карчык. Әлегә болар вакытта сыналмаган шикле уйлар гына булганга, өстенә җылырак киенеп дүрт тартмалы зур комод торган чоланга чыкты. Бик күптән, илледән генә узган яшь чагында төрле җан ияләре кермәсен өчен һәрьяклап калай белән тышлаткан иде ул аны. Бисмилласын әйтеп иң өстәге тартмадан башларга булды. Шикәр комы белән тулган авыр тартма картлыкка тиз генә бирешергә теләмәде. Үҗәтлек белән теләгенә ирешкәч, яртылаш кына ачып исәп-хисап эшенә кереште Саҗидә әби. Һәрберсе берәр килодан һичшиксез 48 данә булырга тиеш иде анда. - Ни өчен 48? Үзегез санагыз - 1 атнага 1 данә! Айга 4 данә! Елдагы 12 ай ны 4 кә тапкырласаң 48 данә!
57
0