
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 7 нче көн Әхсән БАЯН. Бәяләнмәгән батырлык
Авылда үзенең батырлыгы һәм акыллылыгы белән танылган бер кәҗә тәкәсе бар иде. Аның ярдәме бигрәк тә сарыкларга күп тиде. Сарыкларны ул байтак кына бәла-казадан саклады. Бу эшкә ул үз теләге белән алынган һәм шул вазифасын гаҗәеп төгәл башкара да белә икән. Төгәл әйткәндә, аның эше шул: көтүдә һәм көтүдән читтә үзе саклаган сарыкның берсен дә адаштырмас, тиешле урынга китереп җиткерер. Шулай да аның көтүе бервакыт авыр хәлгә тарыды. Сарыклар янына бүре килде. Көпә-көндез. Соры явыздан көтүне саклау уен эш түгел, билгеле. Бүре яман әрсез, ләкин шул ук вакытта куркак та булып чыга… Кәҗә тәкәсе белән йөзгә-йөз очрашудан кача, үзе исә берәр сарыкны эләктерергә азаплана. Кәҗә тәкәсе аны тау итәгендәге тар, текә ярга кысрыкларга ниятли. Бүре, аны-моны чамаламыйча, чигенә бирә. Акрын-акрын яр тарая бара, ниһаять, бүрегә инде качар җай калмый. Башны башка терәр мәл җитә. Сарыклар бер читтә калган, куркудан арынып инде үлән чемчи башладылар. Ә монда сугышның иң хәлиткеч чагы җитте. Менә кәҗә тәкәсе арткарак чигенде дә бар көченә бүре өстенә ташланды. Тик бүре дә бирешмәде. Тәкә җан-фәрманга чабып килгәндә, кинәт тайпылды, аннары шул ук җәһәтлек белән ул дошманы өстенә ыргылды. Ярый, тәкә бүре тешләренә үзенең кайсы төшен куярга кирәген тиз чамалый алды: ерткычның башы нәкъ ике мөгезнең арасына килде дә капты. Шул рәвешле тәкә бүрене сөзә, тегесе ике аяклап карыша, артка таба әз-әзләп чигенә… Артта – дәү чокыр. Тәкә аны шунда олактырмакчы иде, тик артыграк тырышкан булып чыкты – мәтәлгән бүре артыннан ул үзе дә баштүбән очты. Бүрегә мондый гимнастика арзанга туры килмәгәндер, билгеле. Бу тирәгә үзенең әрсез борынын сузарга ул бик тиз генә җөрьәт итә алмас. Шулай да кәҗә тәкәсенә дә җиңү шактый кыйбатка төште. Хәле мөшкел иде аның. Чокырдан аксаклап-туксаклап кына көчкә менеп җитә алды. Менеп җиткәч, сарыклары янына килсә… кая ул рәхмәт яки, һич югы – хәлгә керү. Сарык дисәң дә сарыклар! Адәм гарьлекләре! Кәҗә тәкәсе күренүгә, аның кыяфәтен чамалап пырхылдаштылар да читкә борылдылар. Без сине танымыйбыз, белмибез, белергә дә теләмибез дигән гамәл инде бу. Әйтерсең кәҗә тәкәсе алар өчен куркыныч җанварга әйләнгән. Зыян китерүче юклыгын күргәч, тагын чирәмне балчыгы-ние белән кимерергә керештеләр. Мәгәр аннары да үзләрен коткарган батыр кәҗә тәкәсенә илтифат сиздерә алмадылар. Кәҗә тәкәсе: «Сарыклардан нәрсә көтәсең инде!» – дигәндәй кырт борылып, күпмедер уйланып торды да акрын-салмак кына үз юлы белән китте. Шуннан соң ул сарыклардан бөтенләй бизде.
55
0