6 нчы көн. Кайтаваз. Рөстәм САФИН

6 нчы көн. Кайтаваз. Рөстәм САФИН

Ниһаять терсәкләренә таянып, шул хәлдә бераз торганнан соң аякларын идәнгә төшерә алды. Гәүдәсен турайтып баскач көндәлек киемен киеп урын-җирен җыярга кереште. Бик озак маташты ул. Я тегесе ярамады, я монысы ошамады. Калтыраган куллары кушканын төгәл үтәргә теләмәделәр. Шул каршылыкта карашы, инде берничә җирдән ямалган җәймә читендәге ертыкка төште. Хәзерге яшәү акылы - ташла инде, яңаларын кулланалмый каласың, гомерең җитми дисә дә, канына сеңгән мохтаҗлык акылы - ташлама, иске яңаны саклый, Алла сакласын, дөнья хәлен белеп булмый дип аңа башка киңәш бирә иде. Беренчесе ышанычсыз һәм хыянәтчел булып икенчесе баштан үткәнгә, хәлен белергә кергәннәр саплап калдырган энә, җепләрен алып иртәнге чәен дә эчми эшкә кереште ул. Яңадан-яңалары бер тартма булып искеләрен көтеп ятсалар да. Әйбер кадерен белү, сакчыллык бик көчле иде шул ачлык, мохтаҗлык күргән кешедә. Яше хөрмәткә лаек булса да гәүдәсе җиңел булу сәбәпле өйдә әле дә таякка таянмады ул. Иртәнге чәйдән бушангач көндәлек гадәт буенча тәрәзә каршына килеп урамга карады. Көзнең соңгы ае, калган яфраклар коеп китәргә җыена иде анда. - Вакыт, - диде ул тәвәккәллек белән, карашын көзге урамнан тыныч, тавышсыз янган заман миченә күчереп. Мич төшенчәсе сүздә генә калып күптән инде утын, күмер якмаса да Саҗидә әби аны ел саен кыш кергән сәгатьтә бик җентекләп карый, ямасын ямый, кат-кат җиренә җиткереп акшарлый торган булды. Ташы тәнен дә, өен дә җылыта алмаган төтен үткәргечкә игътибар, тагын шул авыр еллар кайтавазы булып, яше туксаннан узган кешегә тыныч яшәргә бирми иде. Ул елларның дүрт сабые гомерен, җылы тотмаган өй салкыны чиреннән мич куенының саклап калганын һич хәтереннән чыгара алмады, мохтаҗлык күргән кеше. Ачлык кичергәннәргә, сирәк булса да җылы ризык биргәнен дә! Шулай булса да бик арыган, алҗыган, картайган кеше үз эшеннән канәгатьлек кичереп күңелен бераз тынычлый алды. Киләсе кыш салкыны бернинди дә зыян китермәс кебек тоелды аңа.

Тэглар:

55

0