7 нче көн. Төш. Язилә АБДРӘХИМОВА

7 нче көн. Төш. Язилә АБДРӘХИМОВА

– Йөткереп, эшне боздың бит! Уятмасаң, унга тулырлар иде... Капка төбе гөрләп, кычкырып көлеп җибәрде. Нигез күршеләрнең берсе – Хәсәнә карчык ишеткән төшкә нәтиҗә ясагандай, төш юрау турында бер кыйсса сөйләде: – Төшне яхшыга юрарга кирәк. Бер үк төшне ике төрле юрап була. Китаптамы, гәҗиттәме укыдым. Мондый хәл булган. Мөхәммәт Пәйгамбәребез янына бер хатын килә. Төшендә өенең матчасы сынганлыгын күрүе турында сөйли. Аңа җавабында Пәйгамбәребез ул хатынның чит җирләргә эшкә киткән иренең исән-сау әйләнеп кайтачагын әйтеп юрый. Шулай була да: төш сөенеч китерә. Күпмедер вакыт үткәч, бу хатын тагын нәкъ шушы төшне күрә. Аны юратырга тагын Пәйгамбәребез янына килә. Әмма Рәсүлуллаһыбыз өйдә булмый. Хатын төшен башка кешегә сөйли. Ул иренең үләчәгенә юрый. Чынлап та, ир үлә. Төш ничек юралса, шулай була икән. Төшләрне теләсә кемгә сөйләргә ярамый. Капка төбе әһелләре әллә никадәр киңәшләр, яңалыклар, кызык хәлләр турында ишетеп тыңлап, бүгенгә таралыштылар.

Тэглар:

75

0