6 нчы көн. Төш. Язилә АБДРӘХИМОВА

6 нчы көн. Төш. Язилә АБДРӘХИМОВА

– Син миндәге үзгәрешләрне күрмисеңме? – дим. – Тагын бала алып кайтсам, анысын да әйтмим. Үзең күр, үзең бел... Алты малай таптым. Җиденчесе кыз булды. Ирем бала табасымны корсагым зурайгач кына белә. Балабыз туган саен: – Кешеләрчә булмады инде... – ди иде. Кызымны алдыма утыртып, сөйгән чагымда, Җәмилем йөткереп җибәрде. Уянып киттем. Аның кулын бала итеп, сөеп ятышым булган икән. Миңлебану көлде дә: – Әле сөйләгәннәрем төш иде. Төшкә ниләр генә керми! Җәмилем гореф-гадәтләребезгә туры китереп, әти-әнидән матур итеп, яучылап сорап алды. Үпкәләрлегем юк. Балабыз буласын яшермәдем: бер малай, бер кыз үстердек. Хәзер үз тормышлары белән яшиләр: алар өчен сөенеп-куанып торабыз. Ярар, иртән торгач, төшемне иремә сөйләдем. – Җиде бала ни булыр икән соң? – дим. – Хәерле төш булсын, карчык, баербыз, Аллаһы боерса, – дип юрады да сарайга чыгып китте. Бераздан моның кычкырганын ишетәм. Ни булды икән, берәр ярдәмем кирәктер инде – тиз генә киенеп чыктым. Сарайда сыер янында ике бозау басып тора. Рәхмәт төшкере, сыерыбыз безне мәшәкатьләми, кычкырмый-дәшми генә ике бозау китергән бит! – Менә, карчык, сыерыбыз син төшеңдә күргән ике баланы алып кайтты. Тагын бишесен көтик, тагын нинди байлыгыбыз булыр икән? – дип, мине кочаклап алды. Икенче көнне, мал-туарны карап кергәч, радио тыңлый-тыңлый, чәй эчәбез. Пенсияләрнең артачагы турында әйттеләр! – Икебезгә ике өлеш байлык була дигән сүз инде бу, карчык. Теге балаларның дүртесен белдек, тагын өчесен генә беләсе-күрәсе калды, – дип, ирем тезләренә суккалап көлде. Миңлебану капка төбендә утыручы күршеләренә күргән төшен, аны юрау хәлләрен көлеп-көлдереп, сөйләп утырган бер мәлдә, ире капканы ачып: – Карчык, кер әле, кәҗәң икене, олы баш сарык та икене бәрәнләгән анда, – диде. – Җиде санын узып киттек бит. Әллә сигезенче баланы да миңа әйтмичә генә алып кайтасыңмы, карчык? Шул уеңда йөрткән балалар безгә мал-байлык булып керде бугай...

Тэглар:

78

0