
6 нчы көн. Фәйрүзә Мөслимова "Язар идем"
Кич утырып хатлар язар идем, Уйларыңда әгәр мин булсам. Ай нурыннан балкыр иде дөньям, Хыялымда сиңа сыенсам. Ятмас идем хәтта йокларга да Ул бәхетле нурлы төннәрдә. Язар идем айлы каләм белән, Хатларымны көтсәң әгәр дә. Тылсым өреп ап-ак кәгаземә, Яшь гомерне кире кайтарып, Язар идем, язар идем сиңа, Хисләремә үзем таң калып. Ләкин беләм: гомер үтә тора, Хыяллардан үзгә чынбарлык. Айлы төндә шигырь генә язам, Хат язарга сиңа оялып.
Сылтамалар:
67
0