
Нәбирә Гыйматдинова "Нурулла"
- Менә, менә, телең ачылды, бичәсе! Анысы дөрес, колхоз рәисенең йорты – хуҗалык аның. Төнлә кибән төпләрендә әз йокламадык без, арыта да, чүт кенә ятып аякларны языйм дисең дә, кояш белән бергә уянасың. Җә, үзгәреш-фәләннәр дә юкмы Чурайбатырда? – Өч айда ни үзгәрсен икән, Нурла. – Өч ай озын ара, дөньясы уптым илаһи җимерелергә дә буладыр. – Аумады-егылмады, үз аягында басып тора авыл. Бер әрбир бар барын… Хатын ирен чите белән генә көлемсерәде. – Җә, сүзеңне кое төбеннән багор белән тартып алгыры! – диде Нурулла, түземсезләнеп. – Нинди әйбер ул?! – Сиңа әкәмәт кушамат тактылар, Нурла. – Кушамат?! Мир кушканын кая куйдылар? – «Патша» димиләр хәзер. Хастаханәгә кантур кызлары хәлеңне белергә баргач, син үзең: «Мин барыгызны да үтәли күрәм», – дигәнсең бит.
99
0