
Алтынчы көн Мөҗәһит "Куаныч" Балалар өчен шигырьләр, әкият 📚 XXXII #әдәбимарафон Раян Равзутдинов, 5 яшь
"Мин Чуртан тотачакмын!" МӨҖӘҺИТ Әтигә мин күпме әйттем: - Алып бар мине Ыкка. Су коенырга да түгел, Үзең белән балыкка. Ә ул һаман әллә нигә Курка мине алырга. Иртә әле, ди торгандыр, Аңа кармак салырга... Кармакларым әллә ничә, Күптән алып куелган. Балыкка барырга диеп, Суалчаннар җыелган. Быел, мин әйтте диярсез, Балыкка барачакмын. Кармак та салачакмын. Әти хыялы чуртанны Мин тотып алачакмын. Әти шаккатсын әле!.. 28 нче бит #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #Мөҗәһит #әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты
18
0