
Язилә Абдрәхимова "Яратам, димәде"
6нчы көн #әдәбимарафон2025 – Аңлаган кешегә бу киңәшләр, сүзләр "яратам" дигәне булган бит инде! Яратканга күрә, җил-яңгырдан, тормыш авырлыкларыннан саклаган. Яратуны эш-гамәлләре белән исбатлаган, аңлаткан бит җаныем. Миңа "җаным" дип кенә эндәште. Ә мин ... мин бер генә мәртәбә дә: "Яратам!" дигән сүзне ишетмәдем дип, үпкәләп утырам. Йомырка эчендәге сары кебек яшәгәнмен ләбаса. Ансыз үткән көннәр – аны яратып, сагынып, көн саен искә төшереп, пар канатсыз үтелгән шыксыз, караңгы көннәр. Ханым көрсенеп куйды. И-и-и, җүләр дә инде мин: "яратам" сүзен әйттеме-әйтмәдеме дип, баш катырып утырам бит! Әйе, чын җүләр мин! Аның яратуын белеп-тоеп яшәдем ләбаса. Исерек, саран, "яратам" сүзен әйтүче ирләрен яманлаган хатыннар вәсвәсәсенә ияреп, кирәкмәгән хәтер-хатирәләрне казып чыгарып, искә төшереп утырам. Йөз еллар элек китапларда язылган Йосыф – Зөләйха, Ләйлә – Мәҗнүн, Таһир – Зөһрә мәхәббәтләреннән көчлерәк тә булгандыр безнең яратуыбыз. Ирем-бәгырем "яратам" димәсә дә... Ул "яратам" дигән сүзне әйтмәсә дә, җаны-тәне, тәнендәге барлык күзәнәкләре белән яратты! Мөхәммәт Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: "Хатын-кызларга хөрмәт күрсәткән кеше – затлы кеше" диелгән. Диләфрүзнең ире Нургали затлы, акыллы кеше иде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЯзиләАбдрәхимова #Яратамдимәде #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
20
0