Фәүзия Мөхәммәтова "Сөембикә"

Фәүзия Мөхәммәтова "Сөембикә"

6 нчы көн #Әдәбимарафон2025 Сөембикә Үзең Нугай даласыннан, Йосыф бәкнең баласыдыр. Торган җирең Идел йортның Казан атлы каласыдыр. Тәхет тоткан иң сөекле Ханбикәсе син Казанның, Ханбикә дә күрә икән Тәкъдиренә ни язганны. Сөембикә, Сөембикә, Ак калфагың энҗе-мәрҗән. Тәхет тоткан ханбикәбез Тоткынлыкта җәберләнгән. Манараңда калыккан Ай, Сөембикә, синең төсең. Ир-егетнең асылларын Әсир итә синең исем. Сөембикә, Сөембикә, Кодрәтемнән килсә әгәр, Тарих чоңгылларын айкап, Алыр идем синнән хәбәр.

Тэглар:

18

0