
Алтынчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025
Ренат Харис "Хисемнең исеме" китабына кертелгән шигыре "САГЫНГАНДА" Сагынганда кагылмагыз_ сагынганда сызланам: ярты йөрәк ялкынлана, ә яртысы бозлана. Сагынганда сүз әйтмәгез - сагынганда кыргый мин: сөеклемне алла итәм, үз-үземне каргыймын. Сагынганда юатмагыз сагынганда сызланам: канымда давыл башлана, акылда боз кузгала. Сагынганда күренмәгез- сагынганда ярсыймын.... Сагыну шундый зурайта - миңа дөнья тар!.. Сыймыйм! Сагынганда кагылмагыз... Сагынганда сүз әйтмәгез... Сагынганда юатмагыз... Сагынганда күренмәгез... 232 нче бит #РенатХарис #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #44
18
0