
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 6 нчы көн Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Мәхәббәттә гөнаһ бар
«Нишләдең? Нишләдең? Нишләдең?!» Мин карашымны каләм итеп тәрәзә пыяласына шушы сорауның җавабын язам… Язам да сызам, язам да сызам. Сыңар керфек какмаган төнге шәһәргә минем өзгәләнү-бәргәләнүләрем көлке югыйсә. Монда меңәрләгән адәм баласы сөя-сөеләдер, меңәрләгән адәм баласы йә ярын таба, йә югалтадыр. Әнә күпме таш йорт, күпме фатир… Ә Карасуда мин йөрәге зинданга ябылган бердәнбер мәхәббәт тоткыны идем. Ул авылда минем сыман берәү дә гыйшкыннан тилермәде. Әллә, Ходаем, шуның өчен үчләштеләр микән? Менә ничәнче мәртәбә берәм-берәм югары сыйныф кызларының шәүләсен күз алдыннан уздырам. Тик кемгә генә бармак төртсәм дә шикләндерә. Үзем кулларына сукмагач, гөнаһысыннан куркам, ди. Әмма кызларның кайсыдыр шырпы сызган бит инде! Һай, үз балаларымдай якын күргән үсмерләр миңа нинди явызлык белән түләде. Яшь-җилкенчәк ни-нәрсә аңлый соң?! Бу яратуны үзем ялварып, үзем теләнеп алдыммыни! Барысы да минем ихтыярдан тыш хәл ителде. Мин кырыс язмышымнан разый идем инде: табигать кануннары буенча, соңлаган хисләр белән соңлаган назлар бу елда да мине читләтеп үтәргә тиеш иде. Авылда җиләк сыман тәмле-татлы чибәр-сылулар хисапсыз иде, ләкин әллә капкаларны бутады, әллә күрәчәгем тартты — мәхәббәт нәкъ минем йөрәгемә шакыды…
18
0