Лилия Закирова "Күңел ярасы"

Лилия Закирова "Күңел ярасы"

6 нчы көн #Әдәбимарафон2025 Төрмәдән мин сиңа хатлар яздым. Син бик бәләкәй идең әле, хат укырлык яшьтә түгел идең. Балалар йортындагы бер мәрхәмәтле тәрбияче миңа синең тормышыңны сөйләп җаваплар юллады. Шул хатлар миңа яшәргә көч бирде. Әйе, мин яшәдем. Чөнки төрмәдән чыккач сине эзләп табачагыма, балалар йортыннан алачагыма өметләнә идем. Тик бервакыт элемтәләр өзелде. Ике айдан артык көтеп тә җавап килмәгәч, мин телефон номерын табып, төрмә җитәкчесенә ялварып балалар йортына шалтыраттым. Ә анда миңа: “Сез сөйләгән тәрбияче башкача бездә эшләми, улыгыз авырып үлде”, – диделәр. Бу сүзләрне ишеткәннән соң күз алларым караңгыланды. Алга таба инде мин яшәмәдем, җан гына асрадым.

Тэглар:

33

0