6 көн

6 көн

Фәрештәләр (Бер киная) Ике иңгә икәү җиткән иде, Фәрештәләр тулды дөньяга. Кеше генә булган башым белән Ничек ярап бетим аларга?! Ике иңгә икәү җиткән иде, Бүген тагын күрдем яңасын: Каршыма ук ашый-ашый килә Газазилнең ярты алмасын. Женнәр белән гибрид булып туган, Гыйбрәт булып… Аллам сакласын! Көлә-көлә миңа киңәш бирә: Син дә берәр тәхет эләктер, Коллар сансыз инде, Жарияләр Җитеп бетмәс әле… кирәктер. Ә авызы сөйләп бетергәч тә Көлгән килеш тора, нишләптер? - Юк, юк, - димен, - без фәрештә түгел, Сезнең брат түгел, без - бүтән. Фәрештәләр генә эшли алган Эшләр безгә килешер микән? Әгәр мәңге тәмугъ утларында Янарга, ди, риза икәнсең, Яшә әйдә, кеше генә булып… Син болай да инде беткәнсең Бар авырны үзең күтәрәсең, Санламыйча коллар җилкәсен. Фәрештәләр болай ишәйсәләр, Тәмугына, димен, кем барыр? Миндер инде! Мине ул бәладән Берәрегез, бәлки, коткарыр? Юри елыйм. Куып җибәрделәр Күренмә, дип, күзгә яңадан. Мин сыпыртам шигъри тәмугыма "Фәрештәләр" тулган дөньядан. (79-80 бит) #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #белемрадиосы #татартеле #укыган әсәрнең (китапның) исеме #әсәр (китап) авторы

40

0