5 нче көн. Гадел Кутуй "Тапшырылмаган хатлар"

5 нче көн. Гадел Кутуй "Тапшырылмаган хатлар"

Ял йорты докторы чыгып киткәч, ярты сәгать чамасы кабинетымда бикләнеп утырдым. «Искәндәр булмас, аның белән бөтен нәрсә өзелгән, беткән. Ул булса, күрешермен, сөйләшермен дә — бетәр. Вәли булса нишләрмен? Романтикага бирелеп тудырылган хыялый ирем юкка чыккач, халыкка, балаларга нәрсә әйтермен?» – дип уйландым. Авыр уйлардан башым авырта башлады. Өйгә кайтырга җыенып, амбулатория ишеген ачтым. Ишек төбендә Вәли Сафиуллин иде.

Тэглар:

76

0