Бишенче көн Мөҗәһит "Куаныч" Балалар өчен шигырьләр, әкият 📚 XXXII #әдәбимарафон Раян Равзутдинов, 5 яшь

Бишенче көн Мөҗәһит "Куаныч" Балалар өчен шигырьләр, әкият 📚 XXXII #әдәбимарафон Раян Равзутдинов, 5 яшь

"Өлкәннәрне олыла!" МӨҖӘҺИТ- -Иң кадерлең кем? дисәләр, Күз дә йоммыйм: «Әни», — дим. -Ә аннан соң кем? дисәләр, Анысында: «Әби», - дим. Әтиемнең әнисе ул, Ә миңа әби була. Дөресен генә әйткәндә, Икенче әни була. Әтием дә бик кадерле, Ансын үзе белә ул. Миңа бер дә үпкәләми, Бары көлә генә ул. Яраткан кешеләр шулай Кадерле була икән. Олыласаң өлкәннәрне, Эшләр дә уңа икән. 27 нче бит #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #Мөҗәһит #әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты

Тэглар:

54

0