5 көн

5 көн

Тал югалды Таянып ял итә торган Талларымны кискәннәр… (Халык җыры) Кайчан чыгып йөгергән ул Ай-йолдызлы күңелдән: Тауларгамы, ярларгамы, Суларгамы күмелгән? Минеке ул, илнеке ул Киткәненә карама. Ничә кабат яфрак япты Йөрәктәге ярама. Таң сызыла… Талсыз гына, Ялгыз гына мин яшим. Тауларгамы, ярларгамы, Суларгамы эндәшим? Кай арада өлгергән ул, Ничек чыгып йөгергән Төннәр буе сандугачы Сайрап торган күңелдән. (74 бит) #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #белемрадиосы #татартеле #укыган әсәрнең (китапның) исеме #әсәр (китап) авторы

56

0