
Нәбирә Гыйматдинова
4 нче көн. #әдәбимарафон2025 – Безнең кебек түгел шул, агаем. Аерма зур. Гариф ялгызы гына мәтәштерә. Башта астан өскә ыргыта, аннан кибәнгә терәтелгән баскычтан менеп тигезли. Ә хатыны Әнисә бакчада нишли – җырлый-җырлый кура җиләге чүпли. Кышка витамин җыя, янәсе. Тик берне савытка, өчне авызына сала. Битенә нәстә сылаган – җиләк! Әгәр мин шулай кылансам, Фәнис үтерә. Мин гомер иргә кулдаш идем. Мунча салабыз, диде Фәнис. Салдык. Бүрәнәнең бер башыннан ул, икенче башыннан мин тоттым. Гараж кирәк, диде Фәнис. Төзедек. Мин, кирпеч ташып, билемне имгәттем. Кое чистарттык, мин суын-балчыгын түктем. Ә каршы йортта гел икенче дөнья! Гариф Әнисәсеннән ярты чиләк су да ташыттырмый. Сыерларын үзе сава. «Сандугачым» дип кенә эндәшә ул хатынына, ә минеке «аңгыра» ди. Ник сез ирләр шулай төрле-төрле итеп яратылгансыз икән, Нурулла?! Моның сере нидә, Нурулла?#ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #СөйлимТыңла #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
64
0