5 нче көн.  Төш. Язилә АБДРӘХИМОВА

5 нче көн. Төш. Язилә АБДРӘХИМОВА

– Мин сезгә бер кызык хәл, ягъни мәсәлән, төш сөйлим әле, бүлдерми генә тыңлагыз, – дип, Миңлебану сүзен башлады. Капка төбендә утыручы әбиләр, ханымнар тыңларга әзер икәнлекләрен белдереп, тамакларын кырып, озын эскәмиядә җәелебрәк, ипләбрәк утырдылар. – Җәмил белән дуслашып йөрибез. Авыл читендә генә матур болын бар: яшеллеккә, аллы-гөлле чәчәкләргә карап хозурланабыз. Егетем шул болынга якын гына торган бер өйгә алып керде. Анда апа тиешле туганы яши, имеш, хәл беләбез, янәсе... Тик өйдә беркем дә юк, ә өстәл тулы тәм-том. Мичтә пешкән таба ризыкларының тәмле исе борынны кытыклый, тизрәк татып карыйсы килә. Егетем: – Әйдә, тамак ялгап алыйк, – дип әйтүгә, өстәл артына барып утырдым да ашый ук башладым. Ризыклар телне йотарлык. Тамагым туйгач, кайтырга җыена башладым. – Кая бармакчы буласың? – ди Җәмил. – Мин сиңа өйләнәм, шуңа күрә монда алып кердем, – ди. – Болай өйләнү кешеләрчә түгел бит! – дим. – Безнеңчә! – ди. Ярар, безнеңчә икән, безнеңчә! Риза булдым. Өч көн үткәч, тәмле ризыкларны ашап бетергәч, ир дигәнем өенә алып кайтты мине. Яши башладык. Авырга уздым. Иремә бер сүз дә әйтмим. Төн уртасында, тәмле йокымны бүлеп, мине уята бу: – Ник миңа төртәсең? – ди. Кулыннан тоттым да корсагым өстенә куйдым. Ә анда ... балам тибенепме тибенә! Ир дигәнем сикереп торды да и-и дулый, и-и дулый: – Шушы көнгә кадәр балабыз буласын ник әйтмәдең!? Бер дә кешеләрчә түгел инде! Ярый әле, икебез генә яшибез. Кыяфәтен күрүче кеше юк: чәчләре тузгыган, борын яфраклары киңәйгән, ярыштан кайткан ат диярсең, өй буйлап, яланаяк шап-шоп басып йөри, күрсәң... – Син миндәге үзгәрешләрне күрмисеңме? – дим. – Тагын бала алып кайтсам, анысын да әйтмим. Үзең күр, үзең бел...

Тэглар:

36

0