
5 нче көн. Кайтаваз. Рөстәм САФИН
Кояш әле чыкмаса да гомерлек гадәт эндәшкәч күзләрен ачты. Карт гәүдә иясен тыңламаганга хәллерәк чагында үзе буяган түшәмгә карап бик озак ятты ул. - Ничек мендем икән, ничек буядым икән, ай яшьлек, ай яшьлек дип гаҗәпләнде, көндә әйтелә торган сүзләрен кабатлап! Шул ук гадәт уйлары белән карашын кайчандыр бишекләр өчен эленгән тимер боҗрага күчерде. Сулышы кысылды, йөрәге чәнчеде. - Никадәр гомер, никадәр гомер! Ничә ел узган соң әле, ничә ел? Шул сорауны үз-үзенә биргәннән соң карт бармакларын бөгеп сабыйларча, үткәннәрен санарга кереште. - Җитмеш ел икән, җитмеш ел! Сөбханалла! Сөбханалла! Кулдан шомартылып, тигезлеге дә якынча булган түшәм, тугыз дистә ваклаган кеше өчен гомер китабы иде хәзер. Ул аны көн саен укый, укыганын оныта, онытканын кабат иртән искә төшереп, яшьле күзләре ярдәмендә күңелен бушата, тынычландыра иде Балачагы авыр сугыш елларына туры килде Саҗидә әбинең. Әтисе җәй китеп, шул ук көздә билгесез җирләрдә хәбәрсез югалды. Әнисе яшьли, берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласы белән ялгыз, ярдәмсез тол хатын булып калды. Ничек түзгәндер мескенем. Уйлаганда әле дә җаны сыкрый. Ул җәйне аңа ун яшь тулып, дүрт баладан иң зурысы булганга укуын ташларга мәҗбүр булды. Хатыннар ирләрне, балалар хатыннарны алыштыра торган бәхетсез заман иде. Ходай беркемгә язмасын, беркемгә бирмәсен!
66
0