
Нәбирә Гыйматдинова "Нурулла"
Нибарысы төш кенә иде ул… Нибарысы төш кенә… Йөрәккә китереп бәрергә шул җитә калды микәнни? – Авылда нихәлләр соң, бичәсе? Газраил берәрегезне чүпләмәдеме? – диде Нурулла, башын күтәрмичә генә. Бу уйлардан аның мие ташка әйләнгән сыман иде. Сүзгә саран хатыны артык җәелмәде: – Тыныч үзе… – диде. – Өеңә караклар керсә дә тып-тыныч сиңа! – Ир мондый җаваптан һич канәгать түгел иде. – Нишләп сөйләшергә иренәсең син, ә? Һәр сүзең алтын кыйпылчыгы мәллә? Әй, синнән ни көтәсең! Минем исемне дә яртылаш кыскарткач теге. – Ник битәрлисең, Нурла? Син минем белән сирәк яшәдең. Кунарга да кайтмый идең кайчак. Капкаңның кайда икәнен оныта идең.
71
0