
Фәүзия Мөхәммәтова "Көмеш туй җыры"
5 нче көн #Әдәбимарафон2025 Көмеш туй җыры Көмеш кыңгыраулар Чыңы колакларда. Сезнең яшьлек туе Узган пар атларда. Иңне иңгә терәп, Типсен, дисәң , йөрәк, Гомер юлларын да Парлап узу кирәк. Язмышларны бәйләп Чирек гасыр үткән. Үткән яшьлек булып Уллар - кызлар җиткән. Көмеш туйлар бүген, Туйда уйнау - көлеш. Өлешләргә тигән Сез ул парлы көмеш. Уртак мәхәббәткә Корылган бу нигез. Кайгы - шатлыкларны Күтәргәнсез тигез. Бәхетегез бүген Мөлдерәмә тулы. Парлы килеш үтсен Калган гомер юлы!
72
0