
Лилия Закирова "Күңел ярасы"
5 нче көн #Әдәбимарафон2025 Ничек башларга да белмим... Әйе, ничек дип аклансам да гөнаһым кичерерлек түгел шул минем... Әтиегезне яратып кияүгә чыктым. Башта матур гына яшәдек. Әйбәт кеше иде, мәрхүм. Тик бер начар гадәте бар иде. Эчсә, җен алыштыргандай була иде үзен... Әтиегез кызмача кайтып кергәндә мин Ниязны юындыра идем. Ул вакытта аңа ике генә ай иде әле. Урамда суык. Кибенеп тә бетмәгән күкрәк баласын күтәреп урамга чыгу мөмкин түгел. Аны юрганга төреп караватка салган арада Ильясның өзгәләнеп кычкырган тавышы яңгырады. Мин тизрәк аш бүлмәсенә – сезнең янга йөгердем. Ә анда... Ильяс ялгыш әтисенең рюмкасын төшереп ваткан һәм куркуыннан почмакка чүмәшеп ике кулы белән башын каплаган иде. Әтиең сиңа суккан, күрәмсең. Синең елаган тавышың әтиегезне тагын да ныграк чыгырыннан чыгарды. Ул, яртылаш эчелгән шешәсен күтәреп, сиңа кизәнде. Калганын мин анык кына хәтерләмим. Кай арада кулыннан тартып алганмын да, әтиегезгә сукканмын. Ни эшләгәнемне абайлаганда соң иде инде. Шешә белән башына сугудан уңайсыз идәнгә егылган әтиегез сулыш алмый иде... Әйе, балалар, мин сезнең әтиегезне үтердем. Үзем теләп эшләмәсәм дә, кеше җанын кыйдым.
Сылтамалар:
66
0