Шәүкәт Галиев "Тылсымчы малай"

Шәүкәт Галиев "Тылсымчы малай"

5 нче көн #Әдәбимарафон2025 Тылсымчы малай Орчыгын алып әбинең Тота да менә шулай, Терсәкләрен кагып-кагып Уйнап җибәрә... курай! Рояль итә дә куя ул Өстәлне күз алдында. «Клавишларына» баскалап, Моңлана үз алдына. Урындыкны тотса, Ренат Гармунга өйләндерә, Телисең икән, биетеп Янында өйләндерә! Я линейка-скрипкада Сыздырырга керешә. Кыланышлары үзенә Бигрәк инде килешә. Ул нәрсәгә кагылса да Көйләр агыла сыман... Болар тиздән чынга ашар, Көлмәгез тылсымчыдан!

Тэглар:

67

0