5 нче көн, #әдәбимарафон2025

5 нче көн, #әдәбимарафон2025

Фәүзия Мөхәммәтова Бу жићанга инсан итеп Яралткан да Раббым безне, Олыгаю сыйфатында Биргән гомер көзебезне, Яшьлек фасыллары булган Яз белән жәй гуя мизгел, Шуңа күрә күңел белән Яшь булып калабыз без гел. Үз жылысын саклаганга Тормыш дигән учагыбыз, Алтын көзләр балкышында Хозурланачак чагыбыз! Мона кадәр булган булсак Чибәрбикә, Асылбикә. Алтын көзләр тәхетендә Хатын-кыз узе Ханбикә! Ин мөһиме, безгә хәзер Булу кирәк Исәнбикә. Балаларга, оныкларга Без әле бик кирәкбикә! Шулай булгач, максат булсын Яшәргә дә яшәргә дип. Торган саен шаккатсыннар, Кая болай яшәрә дип?!

Тэглар:

62

0