
5 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025
Бала тәмен татымаган иде, Әни булды җиде ятимгә. Җиде пар күз җылы эзләп бакты, Җиде язмыш ятты бер иңгә. Үги ана, диде әллә кемнәр, Әнкәй диде сабый телләре Шәме сүнеп барган күңелләргә Өмет биреп назы үрләде. Җиде ятим бер кочакка сыйды, Яшәү җебен кабат ялгады. Кан саркыган сабый йөрәкләрен Яратуы белән ямады. Җиде бала үз оясын үрде, Дәү әни дип дәшә оныклар. Кадер-хөрмәт белән саклый алар Картлык җиле өргән суыктан. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #СәкинәХәйруллина #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
Сылтамалар:
70
0