
Әмирхан Еники "Бала"
Бу иртәнең җылы тынлыгы, урманның өлкән гамьсезлеге каядыр якында гына мәрхәмәтсез сугыш, кан һәм үлем барлыгын онытып торырга мәҗбүр итә, гүя сөттәй ак томан ул дәһшәтләрне үз эченә яшерә һәм кешедән ераклаштыра. Бу тыныч һәм сөенечле хисләр белән сулый торган табигатьтә кеше ничектер, үзе дә теләмәстән, алданучан була. Чыннан да, Зариф, кая барганын һич онытмаса да, хәзерге минутта иң гади, шул ук вакытта күңеленең һәркайчан сагынып теләгән уйларына йотылган иде: менә киң кырлары, зәңгәр урманнары белән гел хыялында яшәгән туган иле, һәр читән казыгына кадәр таныш авылы, сәке йөзлегендәге киртләчләренә кадәр күзе алдыннан китми торган өе, исенә төшергән саен тавышы ишетелгәндәй тоелган хатыны, ниндидер сөйкемле гадәтләре белән йөрәгендә сакланган баласы… Урам күпере… басу юлы… иген кыры… Тулы, тыгыз башакларын күтәрә алмыйча җиргә иелгән бодайлар… Быел нинди мул уңыш иде!.. Хәзер инде көн-төн ашлык сугалардыр.
70
0