4 нче көн. Мин бәхетле. Алсу Солтановна

4 нче көн. Мин бәхетле. Алсу Солтановна

- Мин гаепле, әнием, барсына. Китте шул. Иртәгесен автобуска чыгып ул шәһәргә тулай торакка китте. Киемнәрен алып кайтырга. Аптекага кереп тест алды. Тест уңай нәтиҗә күрсәтте. Моны күрүгә күз аллары караңгыланды Язиләнең. Ул тизрәк чүгәләп утырды. Димәк...балам булачак...кирәкме ул миңа? Алдырырга кирәк, - дигән уй сызып үтте башыннан. Алдырырга баргач, алмадылар. Каны тискәре, алдырсаң кабаттан балаң булмас, - диделәр. Елый-елый тулай торакка кайтты да, иртәгесен киемнәрен җыеп кайтып китте. Таһир телефон трубкасын алмый. Өзеп үк куя. Соңыннан номерына кадәр алмаштырды ахрысы. Бала буласын әнисенә сөйләде Язилә. - И балам. Алдырам диеп тә уйлама. Үстерербез, ИншәАллаһ. Бер юанычың булыр. Аны күрәлмим диеп тә әйтмә. Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелде, кабул ит, яме. - Әнием, рәхмәт сиңа. Язилә район хатын кызлар консультациясенә учетка басты. УЗИ караганда кыз була диделәр. Кыз көтте Язилә. Таһир шул китүдән югалды. Ничек авыр булса да, Язилә аны онытырга тырышты. Ә Таһир исә Язиләне бер дә оныта алмады. Гел күңел күгендә утырды ул. Вакыт үтте. Язилә үзенә охшаган, зәңгәр күк йөзедәй зур күзле кыз тапты. Язгөл диеп исем куштырдылар. Сания апа белән икәүләп Язгөлне үстерә башладылар. - Әй, кояш кыздыра бүген кызым, - диде Сания апа урамнан кергәч. Язгөл белән гамакка чыгып ятыгыз бераз. Анда ышык, җиләс бераз. - Ярар, әнием. Язилә кызын алып алмагач бакчасына юл тотты. Иркенләп кенә ятканнар иде...өй каршына машина килеп туктады. Язгөл, Язиләне алып капкага табан юнәлде. Ә анда Таһир басып тора иде. - Исәнме, Язилә?! Мине кичерә алсаң, кичер. Мин ялгыштым. Мин сине яратам. Оныта алмадым. - Мин дә сине яратам, Таһирым. Мин дә оныта алмадым. - Безнең кызыбызның исеме ничек инде? - Язгөл. - Язгөл...нинди матур исем. Килегез әле кочагыма. Таһир аларны кочып алды. - Таһир, беләсеңме? Мин бәхетле, җаным. Минем кызым бар. Безне ярата торган ирем бар. Бәхеткә тагын нәрсә кирәк. - Мин дә бәхетле, Язиләм. Бүтән аерылышмабыз. Гел бергә булырбыз. Алар кочаклашып бик озак тордылар әле...

Тэглар:

52

0