
4 нче көн. Бәхет күлмәге. Сирень ЯКУПОВА
Гүзәлия шуларның иң шома, матурына кыр кәҗәсе кебек җиңел генә менеп, итәге белән тезләрен каплап җайлап утыра да, түземсезлек белән дус кызларының җыелганын көтә башлый. Берәм-берәм кызлар да күренә – Гөлсинә, Гөлфия, Сания... Гүзәлия исә килгән берсенә пулеметтан аткан кебек сорауларын яудыра тора: – Сабантуйга нинди күлмәк киеп чыгасың? Кибетнекеме, тектегезме? Якасы түгәрәкме, итәге бөрелгәнме, бизәкләре нинди? Чәч тасмаларың ефәкме, әллә капронмы? Ике бантик ясыйсыңмы, бер генәме? Сандалиең яңамы? Туфлиеңның каптырмасы шыртлавыкмы? Кызлар, берсен-берсе бүлеп, өйләрендә түр почмакта эленеп калган күлмәкләре, әле тартмадан да чыкмаган аяк киемнәре турында тикберләп, тәмләп сөйли, мактана башлыйлар. Гүзәлиябез җиде кат күктә. Тумыштан матурлыкка гашыйк, хисле күңелле кыз дусларының әле бер тапкыр да киелмәгән, күрелмәгән аллы-гөлле күлмәкләрен, тасмаларын күз алдына китереп, сөенеп, ләззәткә чумып утыра. Билгеле инде, үзе дә аларга, ниндидер тылсым-сер ачкандай, әнисе теккән күлмәкне инәсеннән җебенә кадәр тасвирлап күрсәтергә онытмый. Ул арада әледән-әле каршыдагы ике өй арасыннан кисемтә булып күренеп торган офыкка күз ташлый. Кояш ничек батар икән бүген: кызарыпмы, алланыпмы, болыт-яулык бөркәнепме? Бу аңа, әбисе өйрәткәнчә, иртәгәсе көннең нинди булачагын фаразлау өчен кирәк. Кырда һәм ян бакчада чәчәсен чәчкән, утыртасын утырткан авыл кешеләренең зарыгып яңгыр көткәнен белсә дә, кыз чын йөрәгеннән нәкъ менә Сабантуй көненең аяз, кояшлы, эссе булуын тели иде. Бер генә тәүлек су эчми түзегез инде, суганнар, бәрәңгеләр, дип пышылдый аның иреннәре. Аннан соң күктәге болытлардан «яңгыр яу, яу, яу, иләкләп тә, чиләкләп» дип үзем сорармын, ямегез. Менә шулай, чәчәкләр-гөлләр түгел, иң беренче чиратта көлсу дымсыз җирдә баш төрткән яшел суган кыяклары була иде кызның уенда...
44
0