
Лилия Закирова "Каргыш"
4нче көн #әдәбимарафон2025 Берничә көннән Рамил күзләрен ачты. “Исән калса да, йөри алмаска мөмкин”, – дигән сүзләрне инкарь итеп, бер атнадан аягына басты. Илдар һәрвакыт янәшәдә булды. Ирен, якыннарын бер генә минутка да хәтереннән чыгармаса да, янәшәсендә таянырлык кеше булуга шат иде Дилбәр. Янәдән чын тормыш белән яши башлагандай булды. Рәхмәт йөзеннән теге мари карчыгына акча илтергә барган Илдар аның берничә көн элек вафат булуы хакында хәбәр алып кайтты. Дилбәр моңа куанды гына. Димәк, карчык тәүбәгә килгән, кеше гомерен өзәргә теләмәгән. Шул турыда сөйләшеп чәй эчеп утырганда күршеләре шалтыратты: “Бездә янә фаҗига бит әле, Дилбәр... Әлфиябез үлеп китте... Машина бәрдергән. Шофер исерек булган диләр. Кайта алмассызмы икән?.. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЛилияЗакирова #Каргыш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
91
0