
Шәүкәт Галиев "Сәгать йоткансың!"
4 нче көн #Әдәбимарафон2025 Сәгать йоткансың! Сафия халат кия: — Мин врач булдым! — дия. Каршысына бастыра. Авызыңны ачтыра. Иелә дә чак кына. Суламасаң, «Сула!» дип. Суласаң, «Сулама!» дип. Күкрәкне тыңлап тора. Тукта, ник курыккан соң. Уенны оныткан соң? — Тек-тек йөри эчендә. Син,— ди,— сәгать йоткансың!?
47
0