
Шәүкәт Галиев "Физзарядка ясый куян"
3 нче көн #әдәбимарафон2025 Физзарядка ясый куян Кызыл күзен ачуы — Төпкә менеп басуы! Бер, ике, өч — утыра, Бер,ике,өч — ул тора. Йә ботакка тотынып, Ала таган атынып. Алан тулы төп тә төп, Сикергәли дөп тә дөп... Кинәт читкә тартыла — Куян уктай атыла. Ә-ә, бар икән юлаучы. Юлаучымы? Юк, аучы! Аучы куа куянны, Куян тоя куганны. Шундый кызу элдерә - Ничек кенә өлгерә. Чыныккан шул, ул чыдам. Котылды бит аучыдан! ...Иртәгесен аучы да Ишегалдына чыга. Бер, ике, өч — утыра, Бер, ике, өч — ул тора. Йә турникка тотынып Ала тиз-тиз атынып... Куян куып туйганмы, Аучылыкны куйганмы? Ю-ук. Физзарядка ясамасаң, Тотып булмый куянны!
45
0